«Диңгез – ул башка галәм…»: әдәби сәяхәт (6+)

23 сентябрь көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре икенче сыйныфлылар белән бергә Бөтендөнья диңгез көне уңаеннан «Диңгез – ул башка галәм…» дигән әдәби сәяхәт уздырды. 

Море – это другая ….
IMG-20220923-WA0014
IMG-20220923-WA0067

Чара вакытында катнашучылар диңгез һәм океан сулары дөньясы, планетабыздагы су, диңгез һәм океаннарны саклау мәсьәләсен популярлаштыру өчен кирәкле бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән танышты. Балалар диңгез төбе вәкилләре, аларның үзенчәлекләре, проблемалары һәм күптөрлелеге турында бик күп яңа мәгълүмат белде. Яшь диңгез сөючеләр, «Диңгез белгечләре», «Диңгез һөнәрләре», «Диңгез, яр буе, җилкән…», «Диңгез хайванын таны» кебек викторина һәм бәйгеләрдә актив катнашып, үз белемнәрен күрсәтә алды. Әдәби сәяхәттә катнашучылар чын диңгез төеннәре бәйләргә өйоәнде. Балалар игътибарына шулай ук «Диңгез сәяхәте» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда диңгез темасына кагылышлы иң кызыклы китапларны күрделәр һәм диңгез маҗаралары турында матур әдәбиятка күзәтүне тыңладылар. Катнашучылар барысы да диңгез һәм океаннар буенча виртуаль сәяхәттән канәгать калды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: